Саба таңнары

Бурычлары өчен бер көтү үгезеннән колак каккан

Суд приставлары аның 19 үгезенә арест салган. Әлмәт районында яшәүченең 368 мең сум күләмендә кредит бурын түләргә мөмкинлеге булмаган. Иң башта бурычлы кешенең "Газель" автомобиленә арест салына. Ләкин аны саткан акча гына бурычлардан котылырга ярдәм итмәгән. Шул сәбәпле суд приставларының үгез көтүенә "күзе төшкән". Әлеге бурычлы хуҗа терлекләрне симертеп сату...

Суд приставлары аның 19 үгезенә арест салган. Әлмәт районында яшәүченең 368 мең сум күләмендә кредит бурын түләргә мөмкинлеге булмаган.
Иң башта бурычлы кешенең "Газель" автомобиленә арест салына. Ләкин аны саткан акча гына бурычлардан котылырга ярдәм итмәгән. Шул сәбәпле суд приставларының үгез көтүенә "күзе төшкән". Әлеге бурычлы хуҗа терлекләрне симертеп сату максатыннан алган була. Үгезләрен симертә алгандырмы, әйтелми, шунысы тәгаен - әгәр дә ул бурычларын түләмәсә, малларны сату белән суд приставы хезмәте шөгыльләнәчәк.

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: