Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бурычлыларны ялга җибәрмиләр

Банкка әҗәтлеләр саны буенча Татарстан Россия күләмендә 11 урында тора. 121,9 мең татарстанлының чит илгә чыгуы чикләнергә мөмкин. Иң күп бурыч җыеп банк "дошманнары"на әверелүчеләр исә - Мәскәүдә (304 меңнән артык). Мәскәү өлкәсендә (232,8 мең), Краснодар краенда (168 мең), Свердлау өлкәсендә (157, 8 мең), Ростов өлкәсендә (149 мең) әҗәтле исәпләнә.

Илдәге икътисади вәзгыять шартларында алынган ипотека кредитларын каплый алмаучылар исәбе шактый арткан. Бүгенге көндә ил күләмендә барлыгы 4,5 миллион кеше потенциаль рәвештә чит илгә чыгуда чикләнергә мөмкин. Ел эчендә бурычлылар исәбе 28,57 процентка арткан. Бирелгән кредитлар арасында вакытында капланмаганнары рекордлы дәрәҗәдә - 12,95 процент. Бу - соңгы берничә елда иң югары күрсәткеч.
Чит илгә чыгуны чикләү - бурычларны кайтартуның иң нәтиҗәле ысулларыннан санала. Бигрәк тә җәй якынлашкан, халык ялга җыена башлаган чорларда банклардан алганнарны кайтарырга тырышалар. Чөнки инде кредит, торак-коммуналь түләүләр, салым, штрафлар һәм алиментлар буенча 10 мең сумлык әҗәтең булса да, ил чикләрен чыгармын димә.
Шуңа да суд приставлары гражданнарга бурычлары бармы-юкмы икәнне ара-тирә тикшереп торырга киңәш итә. Вакытында түләнмәгән штраф яки кредит көтмәгәндә-уйламаганда шактый зур проблемалар тудырырга мөмкин. Һәркем үзенең бурычлары турында мәгълүматны Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе сайтында http://r16.fssprus.ru/iss/ip таба ала.
http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X