Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бушлай бензин өчен чишенгән кызны эшеннән куганнар

Ул автозаправкаларның берсендә, акция шарты буенча су коену киемендә килеп, бушлай 30 литр бензин алган Бу көннәрдә массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә бензин өчен чишенгән хатын-кызларның һәм ир-атларның фотосурәтләре пәйда булды. Эш шунда ки, Чаллыдагы "Наиком" автозаправка станциясенә бикинида килүчеләргә бушлай 30 литр бензин биргәннәр. Акциянең төп шарты буенча,...

Ул автозаправкаларның берсендә, акция шарты буенча су коену киемендә килеп, бушлай 30 литр бензин алган
Бу көннәрдә массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә бензин өчен чишенгән хатын-кызларның һәм ир-атларның фотосурәтләре пәйда булды. Эш шунда ки, Чаллыдагы "Наиком" автозаправка станциясенә бикинида килүчеләргә бушлай 30 литр бензин биргәннәр. Акциянең төп шарты буенча, коену киеменнән генә килгән кешеләр фотога һәм видеога төшәргә тиеш булган.
Тик бушлай бензин өчен чишенгән Чаллы кызы өчен әлеге чара күңелсез хәл белән тәмамланган.
Әлеге туташ эшли торган оешма җитәкчесе фотолар арасында үз хезмәткәрен танып алган һәм компаниянең дәрәҗәсен төшерә дип аны эштән куган. Директор кыздан якын арада барлык ресурслардан фотографиясен алуны да таләп иткән.
Шунысы да билгеле, Чаллы кызы фотога һәм видеога төшерүләрен белгән, әмма бу күренеш директорына ошамас дип башына да китереп карамаган.
http://www.shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев