Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәясе түгел, составы әйтә

Халыкны алдыйбыз түгелме? Узган атнада Татарстан Президенты түрәләрне әнә шулай дип ачуланды. Сүз ризык сыйфаты турында бара.

Әлеге мәсьәлә башта Хөкүмәт йортында, аннары Куркынычсызлык советында күтәрелде. Инде нәрсә үзгәрер? Әле бит эшнең икенче ягы да бар. Сыйфат ул бәягә дә йогынты ясый.

Корт ясарга эремчек юк

"Моннан берничә ел элек кибеттән алган эремчектән дә рәхәтләнеп корт кайната идем, хәзер казанга салу белән майга әйләнә дә бетә. Ни хикмәттер бу? Корт ясар өчен дигән эремчекне авылдан килүчеләрдән генә алам хәзер. Кибет эремчегеннән корт төшми", - дип зарлана Казанда яшәү­че Наҗия Ибраһи­мова. На­җия апаның зарлануы юкка түгел. Бүген сәүдә нокталарында нәрсә сатылганны белеп бетерү мөмкин түгел. Тышлыгыннан карап белер идең, анда да бөтенесен язып тормыйлар.


Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Куркынычсызлык советының чираттагы утырышында азык-төлек сыйфатын ныклы күзәтү астына алырга чакырды. Хәер, бу тема җитәкчелекнең инде күптәннән күз уңында. Авыл хуҗа­лыгы һәм азык-төлек ми­нистр­лыгының еллык хисап җые­лышын­да да ялган юл белән ризык җитеш­терүчеләрне ачыклау максаты куелган иде. Президент җаваплы органнарга - Роспотребнадзор, Ветеринария идарә­се һәм прокуратурага бергәләп көрәш алып барырга кушты. Намуссыз җитештерү­челәрне ачыклап, аларны матбугат аша фаш итү бурычы да куелды. Беренче нәтиҗәләр күренә дә башлады. Белгечләр каләм ияләрен табигый һәм ясалма ризыкны аерырга өйрәтте.


Казанда урнашкан Агропромпаркта филин люминоскоп дигән җиһаз ярдәмендә сөт ризыклары гына түгел, җиләк-җимеш, яшел­чә­ләрнең дә сыйфатын белеп була икән. Тик шунысы бар: аның "теле"н бары тик белгеч кенә аңлый. Гади сатып алучы күпме генә текәлеп караса да, нурланыш астында нинди ризык ятканын чамалый алмый. Әйтергә кирәк: мондый җайланма­лар ветеринар тик­шерү­ләр уздырыла торган һәр базарга урнаштырылган. Това­рыңны тикшерткән өчен акча түлисе юк.


Татарстанның Ветеринария идарәсе белгечләре тикшерүләр барышында үсемлек мае кушып эшләнгән товарларга еш тап булуларын әйтә. Соңгы араларда ветеринарлар 295 проба алып, шулардан 83енең тиешле таләп­ләргә туры килмәгәнен ачыклаган. Тик нәтиҗә чыгару өчен аларның сүзе генә җитми: хилафлыклар барлыгын башка тикшерү органнары да расларга тиеш. Ветеринарлар шик­ле товарларны Роспотребнадзор идарәсенә юллаган.


- Без, гадәттә, кибеткә кергәч бө­тен нәрсәне тикшереп, укып алыр­га тиешбез, - ди Ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Гәрәев. - Кайбер төргәкле атланмайлар бик арзан тора. 72 про­центлы дип язылса да, 180 грамм майны 37 сумга саталар. Табигый атланмай берничек тә бу бәя­дә була алмый. Мондый ризыкка "акция" дип язып куелган була.


Белгечләр ачыклык керткән­чә, 1 кг атланмай ясау өчен 20 литр чамасы сөт кирәк. Килограммы 200 сумнан ким булган атланмай табигый була алмый. Җитеш­терүче зыянга эшләмәсә, әлбәттә. Чын атланмайның бәясе 340-400 сум тирәсендә тирбәлергә тиеш икән.


Ветеринария идарәсендә аң­латуларынча, үсемлек мае кулланып атланмай ясау закон тарафыннан тыелмаган. Тик бу хакта төргәктә язылган булырга тиеш. Шулай ит­сәң, закон бозылмый. Диетологлар исә кайбер кешеләргә мондый ризык, киресенчә, яхшырак булырга мөмкинлеген әйтә. Табигый пальма маеның да зыяны юк, диләр. Ә менә намуссыз җи­теш­терүчеләр техник май куллана икән, бу вакытта уйланырлык җир­лек бар.

Гаеп атта да, тәртәдә дә

Ветеринария идарәсе чын атланмай, сөтләр авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә сатылуын әйтә. "Без сатучыларга белгечләр тарафыннан тикшерелгән чын сөт, атланмайларны гына сатуга алып килергә куштык", - ди Айрат Рә­шитович. Килешми булмый. Иң яхшысы - җитештерүченең үзен­нән сатып алу. Ник дигәндә, кибет киштәләренә барып җиткәнче ризык үзенең сыйфатын "үзгәр­тергә" дә мөмкин. Подвалларда урнашкан яшерен цехларда аны кабат эшкәртеп, исеме билгеле җитеште­рүчеләрнең төргәкләре белән "баетыла". Шулай итеп арадашчылар кулы кергән майның бәясе генә түгел, сыйфаты да үзгәрә. Күптән түгел Роспотребнадзор белгечлә­ре әнә шундый "җитештерү үзәге"н ачыклаган. Әлбәттә, тикшерерләр, бәлки әле каты җәза да бирерләр. Тик ул вакытта без инде алар ясаган ризыкны ашаган булырбыз.

Махсус сайт булдырылды

Роспотребнадзор идарәсе "кара исемлек"кә эләккән җи­теш­терүчеләрне фаш итү максатыннан махсус мәгълүмати ресурс бул­дырды. Кызыксынган кеше zpp.rospotrebnadzor.ru адресы аша "продукция, не соответствующая обязательным требованиям" бүлегенә кереп, исемлек белән таныша ала. Ә кызыксынмаганнар сатучының намусына гына өмет­ләнә ала. Тик акча белән намус икесе бер казанга сыймый шул. Кайсыдыр җиңәргә тиеш.

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев