Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быел "Каравон" фестиваленнән нәрсә көтәргә?

Татарстанда 1993 елдан бирле ел саен үткәрелә торган «Каравон» рус фольклорының популяр фестивале быел беренче тапкыр онлайн-форматта узачак.

Facebook, Instagram, «ВКонтакте» социаль челтәрләрендә мастер-класслар, әйлән-бәйлән, концертлар, түгәрәк өстәлләр уздырылачак.

Бәйрәм чаралары Никольскида 18 майда башланачак һәм 23 майга кадәр дәвам итәчәк. Моңарчы халык фольклоры бәйрәмендә булу мөмкинлеге булмаган кешеләр Никольское авылына гадәти булмаган форматта булса да күңел ачу атмосферасына чума алачаклар.

Фестивальнең хедлайнерлары итеп танылган башкаручылар — «Ворожея» төркеме, «Пелагея» проекты резиденты, «Репа& Поверье» фолк-төркеме һәм башкалар билгеләнде. 

23 майда «Каравон» XXVIII фольклор бәйрәме аудиториясенә котлау сүзләре белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итәр дип көтелә.

Онлайн-чаралар афишасын тәкъдим итәбез.

18 май

Курчаклар ясау буенча мастер-класс. (InstagramFacebook, «ВКонтакте»).

13.00 «Борок» бәйрәм муен бизәү буенча мастер-класс узачак. Аны Виктория Глазунова уздырачак. (InstagramFacebook, «ВКонтакте», YouTube канал Татфолк)

16.00 «Никольский рус костюмы" хикәясе Модераторы: Ф.Г. Муртазина (Instagram, турыэфир)

19 май

13.00 "Кашык утырту". Музыка уен коралларында уйнау буенча Мастер-класс. Модераторы Стрелкова И.Г., Казан дәүләт мәдәният институты доценты, «Лад»ансамбле җитәкчесе. (InstagramFacebook, «ВКонтакте»)

13.00 «Хомут» күкрәк бизәге ясау. Елистратова Галина мастер-класс үткәрә.

14.00 түгәрәк өстәл: «Татарстан Республикасы рус халкының традицион мәдәнияте: тарих һәм хәзерге заман». Модераторы Казан дәүләт мәдәният институтының фәнни эшләр буенча проректоры Явгильдина Зилә Мухтаровна. (конференция  Zoom, InstagramFacebook, «ВКонтакте»)

20 май

«Бәйрәм хатын-кызлар комплексын ничек дөрес итеп җыярга».

Халык сәнгать иҗаты буенча мастер-класс.

21 май

13.00 "Никольский Каравон җыр жанры".Клуб мөдире-Комиссарова И.А. үткәрә. (InstagramFacebook, «ВКонтакте»)

22 май

"Каравон" бәйрәменең тарихын сөйләү һәм аны күрсәтү. (InstagramFacebook, «ВКонтакте»)

Коллективлар чыгышы. (InstagramFacebook, «ВКонтакте»)

23 май

«Млада» балалар фольклор ансамбле һәм «Верес» ансамбленнән видео сәламләү.

«Лад»халык җыры ансамбленнән видео сәламләү.

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең рус фольклор коллективлары чыгышы. (YouTube каналы Татфолк, Лаишево ТВ)

"Каравон онлайн" яшьләр мәйданчыгы эшли. 

"Каравон" -Татарстанда 1993 елдан бирле ел саен үткәрелә торган рус фольклоры фестивале, ә 2003 елдан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов указы буенча дәүләт бәйрәме булып санала. Фестивальне үткәрү урыны һәр елны бер үк — Лаеш районының Рус Никольское авылы.

Май аенда Казаннан 35 км ераклыкта зур булмаган авылга бөтен республикадан һәм күрше төбәкләрдән фольклорны яратучылар җыела.

Чыганак: sntat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев