Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быел педагогик хезмәткәрләрнең республика август киңәшмәсе утырышы Алабугада узачак

Быел педагогик хезмәткәрләрнең республика август киңәшмәсе утырышы 14 августта Алабугада «Адымнар — Алабуга» яңа күптелле белем бирү комплексында узачак. Киңәшмәнең төп темасы: «XXI гасыр мәгарифе: киләчәк өчен бүгенгесе».

Утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ мәгариф министры урынбасары Виктор Басюк катнашачак.

Утырышта катнашучылар мәктәпкәчә һәм мәктәп белеменең сыйфатын күтәрү, һөнәри белем бирүне үстерү, балаларга өстәмә белем бирүнең һәркем өчен мөмкин булуы һәм нәтиҗәлелеге һәм башка мәсьәләләрне караячак. Анда шулай ук илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга йомгак ясалачак. 

Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы быел «Демография», «Мәгариф» һәм «Фән» илкүләм проектларын, шулай ук алты федераль дәүләт программасын тормышка ашыруда катнаша.

Агымдагы елда республикага җәлеп ителгән акчаларның гомуми күләме «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру хисабына 1,5 млрд сум, «Мәгариф» илкүләм проекты — 2,2 млрд сум тирәсе, «Фән» илкүләм проекты — 449,9 млн сум һәм федераль программалар — 860,4 млн сум тәшкил итә.

Фото: mon.tatarstan.ru

Чыганак: mon.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X