Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быел Россиядә яңа федераль белем бирү стандартларын расларга ниятлиләр

Яңа стандартлар укучы кайсы сыйныфта, нинди минимумны үзләштерергә тиешлеген билгеләячәк.

Быел Россиядә укыту предметларының эчтәлеген билгели торган яңа федераль белем бирү стандартларын расларга ниятлиләр. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Яңа стандартлар укучы кайсы сыйныфта, нинди минимумны үзләштерергә тиешлеген билгеләячәк», - диелә хәбәрдә.

Әйтик, «Технология» дәресләрендә укучыларны роботлар җыярга һәм программалаштырырга, шулай ук график һәм мультимедиа редакторлары белән эшләргә өйрәтәчәкләр.

Рус теле дәресләрендә башлангыч мәктәп укучыларына күләме 80гә якын сүз тәшкил иткән текстлар әйтеп яздырачаклар. Моннан тыш, балаларны хат һәм игълан язарга өйрәтәчәкләр.

Әдәбият дәресләрендә исә түбән сыйныф укучыларына хикәя һәм әкиятләр уйлап чыгарырга тәкъдим итәчәкләр.

Өлкән сыйныф укучылары рус теле дәресләрендә эш кәгазьләре (гариза, инструкция, аңлатма язуы, тәрҗемәи хәл, характеристика һ.б.) язарга өйрәнәчәк. Алар шулай ук күләме 250 сүздән дә азрак булмаган инша язачак.

Укучылар җәмгыять белем дәресләрендә гаммәви мәгълүмат чараларында сәяси, хокукый һәм социологик мәгълүмат табачак, шулай ук эшкә кабул итү өчен резюме төзергә өйрәнәчәк.

Информатика дәресләрендә өлкән сыйныф укучыларына мәгълүматны компьютер вирусларыннан ничек сакларга икәнлеген аңлатачаклар, программалаштыру телендә программа төзергә өйрәтәчәкләр. Тормыш иминлеге нигезләре дәресендә исә укучыларга буллинг, интернеттагы мошенниклык һәм террорчылык хакында сөйләячәкләр.

Агымдагы елда мәктәп формасының илкүләм стандартын булдыру күздә тотыла.

Фото: архив/Салават Камалетдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев