Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быел Татарстанда 64 мең кеше прививкалардан баш тарткан

Бу сезонда гына да якынча 15 мең кеше прививкалар ясатмаган.

Татарстанда 2018 елның 9 ае эчендә прививкалардан 64 меңнән артык кеше баш тарткан. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Роспотребнадзор федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

“Бүгенге көндә Татарстанда 9 ай эчендә прививкалардан баш тарткан 64 777 кеше теркәлгән. Медицина берләшмәсе хезмәттәшләре белән эш дәвам итә.

Якынча 12 мең кеше вакцинациягә уңай яктан карый башлап, прививкалар ясатты. Халык прививкаларның кирәк икәнен аңламаса, бу хәлнең тискәре яклары килеп чыга башлаячак”, - диде Любовь Авдонина.

Фото: Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев