Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быел Татарстанда былтыргыга караганда 1 млн тоннага кимрәк ашлык җыеп алганнар

Республика буенча барлыгы 3,7 млн тонна икмәк җыеп алынган.

2018 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча, Татарстанда, алдагы ел белән чагыштырганда, җыеп алынган ашлык 1 млн тоннага кимрәк. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министы урынбасары Ришат Хәбипов Дәүләт Советында узган утырышта шул хакта хәбәр итте.

Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында берничә мәсьәлә каралды. Республика буенча барлыгы 3,7 млн тонна икмәк җыелып амбарларга салынган. Аның сүзләренчә, әле 87 мең га мәйданда кукуруз җыеп аласы бар. Уңышның бер өлеше бөртеккә китәчәк.

Ришат Хәбипов әлегә дым запасы ярлы булуын әйтте. "Көзге,кышкы явым-төшемнәре кирәк. Былтыр җыелган дым нәтиҗәсендә быел корылыкка каршы тора алдык дип саныйбыз", - диде.

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев