Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быел Татарстанда суда батып үлгән балалар саны 2,5 тапкыр арткан

Балалар суда батуның төп сәбәбе — олыларның игътибарсызлыгы, баланы күзәтүсез калдыру һәм ярамаган җирдә су коену.

Быел Татарстанда суда батып үлгән балалар саны узган елның тугыз ае белән чагыштырганда 2,5 тапкыр арткан. Бу турыда республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстанның Кече көймәләр буенча Баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов әйтте.

Узган елның сентябрь азагына кадәр сулыкларда дүрт бала һәлак булса, быел батып үлгән сабыйларның саны унга җиткән. Чынлыкта, суга батучы балаларның теркәлгән саны быел уналтыга җиткән, коткаручылар ярдәме белән алты баланың гомере саклап калынган.

Юрий Венедиктов сүзләренчә, балалар суда батуның төп сәбәбе — олыларның игътибарсызлыгы, баланы күзәтүсез калдыру һәм ярамаган җирдә су коену.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев