Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быел тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар дүрт имтихан урынына икене генә тапшырачак

Укучылар имтиханнарны үз мәктәпләрендә түгел, имтихан уздыру урыннарында бирә.

Быел тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы укучылар тиешле булган дүрт төп дәүләт имтиханының икесен генә тапшырачак. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстанның мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин әйтте.

«Бердәм дәүләт имтиханы рус теле һәм математикадан мәҗбүри, калганнары — сайлап алу буенча. Ә төп дәүләт имтиханнары рус теле һәм математикадан гына узачак. Ә унынчы сыйныфка баручылар өчен уку елы башында профильләр буенча тест уздырырга мөмкин булачак», — диде ул.

БДИ — 8 июньдә, төп дәүләт имтиханы 9 июньдә башланачак. Расписаниесе әлегә тәгаенләнмәгән.

Илсур Һадиуллин сүзләренчә, тугызынчы сыйныфлар имтиханнарны үз мәктәпләрендә түгел, имтихан уздыру урыннарында тапшырачак. «Без кешеләр санын мөмкин кадәр киметергә тиеш, мәктәпләрдә оештыру күпкә мәшәкатьләрерәк булыр иде», — диде. Республикада шундый 156 пункт әзерләнгән.

Илсур Һадиуллин әйтүенчә, уку елын май азагында төгәлләү ниятләнә. Үтелмәгән дәресләрне җәйгә яки көзгә калдыру күздә тотылмый.

Фото: "Татар-информ" архивы

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев