Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быелдан башлап, БДИ нәтиҗәләре “кызыл” аттестат һәм медаль алуга киртә булырга мөмкин

Әгәр медальгә дәгъва кылучы беренче тапкырдан мәҗбүри предметлар буенча БДИның минималь чиген узмый икән, аттестат һәм медальдән колак кага.

Бердәм дәүләт имтихан нәтиҗәләре барлык предметлардан “5” билгесе генә булган аттестат һәм медаль алуга тәэсир итәчәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстан вице-премьеры - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.

“Урта гомуми белем турында “5”ле билгеләреннән генә торган аттестат биргәндә, барлык уку предметларыннан “5” билгеләреннән тыш, имтихан нәтиҗәләре дә исәпкә алыначак. БДИ тапшырган укучының рус теле һәм профиль дәрәҗә математикадан баллы 70тән дә ким булмавы, база дәрәҗә математикадан баллы 5тән дә ким булмавы шарт. Шундый яңалык кертелә”, - дип аңлатты министр.

Элек исә БДИдан әйтелгән предметлар буенча балл 70 тән ким булса да, “кызыл” аттестат һәм медаль бирелгән.

Бары тик “5”леләр генә булган аттестатка дәгъва кылып, дәүләт чыгарылыш имтиханын тапшыручылар өчен мәҗбүри уку предметлары буенча 5 балл алу кирәк. Әгәр “кызыл” аттестатка һәм медальгә дәгъва кылучы беренче тапкырдан мәҗбүри предметлар буенча минималь чикне узмый икән, аттестат һәм медальдән колак кага.

Рафис Борһанов сүзләренчә, гел “5” кә генә укучыга белемен исбатлап тору комачауламый. “Әгәр син яхшы укыйсың икән, үзеңне имтиханда да күрсәт, дигән максаттан бу үзгәреш. Белемне һәрвакыт исбатлап тору, һәркемнең мөмкинлеге бер тирәдә булсын өчен кирәк бу”, - диде.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X