Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быел 9 айда безнең районда 22 кеше инсульт кичергән

29 октябрьдә планетада инсультка каршы бөтендөнья көрәше көне билгеләп үтелә. Бу куркыныч чир хәзер колачы ягыннан миокард инфарктын да узып китте. Дөньяда ел саен 400 меңнән артык кешегә инсульт диагнозы куела. Күбесе үлә яки инвалид кала. Быел 9 айда безнең районда 22 кеше инсульт кичергән. Баш миенә кан саву билгеләре...

29 октябрьдә планетада инсультка каршы бөтендөнья көрәше көне билгеләп үтелә. Бу куркыныч чир хәзер колачы ягыннан миокард инфарктын да узып китте. Дөньяда ел саен 400 меңнән артык кешегә инсульт диагнозы куела. Күбесе үлә яки инвалид кала. Быел 9 айда безнең районда 22 кеше инсульт кичергән. Баш миенә кан саву билгеләре (кисәк аяк-кулны көзән җыеру, әйберләр күзгә ике булып күренү, тел көрмәкләнү) башланган кешене табиблар 3 сәгать эчендә генә коткарып калырга мөмкин. Инсультка симерү, шулай ук гиподинамия, тәмәке тарту кебек зарарлы гадәтләр китерә. Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев