Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быел да халык санын алу үткәреләчәк

Россиядә 2015 елның 1 октябреннән 31 октябрьгә кадәр халык санын алу үткәреләчәк. Әмма әлеге чара сайлап алу тәртибендә, кечерәк масштабта булачак. Моңа 2020 елда узачак Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек дип карарга кирәк. Татарстанда быелгы халык санын алу вакытында 55 мең кешедән сораштырачаклар. Статистика бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, безнең районда...

Россиядә 2015 елның 1 октябреннән 31 октябрьгә кадәр халык санын алу үткәреләчәк. Әмма әлеге чара сайлап алу тәртибендә, кечерәк масштабта булачак. Моңа 2020 елда узачак Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек дип карарга кирәк.

Татарстанда быелгы халык санын алу вакытында 55 мең кешедән сораштырачаклар. Статистика бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, безнең районда исә 807 кешегә халык санын алучының сорауларына җавап бирергә туры киләчәк. Алар шәһәр тибындагы Байлар Сабасы бистәсендә һәм Аккүл Бигәнәй, Мамалай авылларында барысы 268 йортта яшиләр. Сан алучы район үзәгенең Тукай, Гали Закиров, Муса Җәлил урамнарында һәм Чишмә тыкрыгында урнашкан 144 йортка кереп 389 кешедән сораштыру үткәрәчәк. Бирелә торган сораулар кешенең җенесенә, яшенә, гаилә хәленә, белеме, йорт хуҗалыгы составына, кеременә, икътисади активлыгына, нинди телләр белүенә һәм башкаларга кагылышлы. Шулай ук халыкның киләчәккә репродуктив планы һәм аны гамәлгә ашыру өчен шартлары, нинди авырулары барлыгы, көндәлек тормыш өчен нинди ярдәм кирәклеге турында да сораштырачаклар. Шулай ук йорттагы кешеләрнең озак вакытка ни сәбәпле читкә китүләре турында да мәгълүмат кирәк булачак. Әлеге эшләрне Сабада - бер, Аккүл Бигәнәй, Мамалай авылларында шулай ук бер сан алучы башкарачак. Питрәч, Теләче һәм Саба районнарында билгеләнгән бер инструкторның эш урыны Сабада булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X