Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Былтыр балалар бакчалары өчен яңа урыннар булдыру планы ун процентка арттырып үтәлгән

2019 елда 6370 урынлы 30 яңа балалар бакчасы төзелгән.

2019 елда балалар бакчалары өчен яңа урыннар булдыру планы ун процентка арттырып үтәлгән. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Иҗтимагый советында ведомствоның мәктәпкәчә белем бирү бүлеге башлыгы Эльвира Измайлова белдерде.

2019 елга Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеген 44%тан 55%ка кадәр арттыру максаты куелган булган, чынлыкта күрсәткеч 65,7%ка җиткән.

«2019 елда 6370 урынлы 30 яңа балалар бакчасы төзелде, шул исәптән 3020 урын 1,5-3 яшьлек балалар өчен. Татарстанның 24 районында мәктәпкәчә яшьтәге балаларны урнаштыру мөмкинлеге йөз процентка якын. Казанда. Чаллыда, Казанга якын урнашкан районнарда мәктәпкәчә белем алуга ихтыяҗ зур әле. Яңа балалар бакчалары тулысынча хезмәткәрләр белән тәэмин ителгән», — диде Эльвира Измайлова.

2020 ел башына 1,5-3 яшлек ун меңгә якын бала урынсыз кала, 2019 елда бу сан дүрт меңгә артык булган.

Эльвира Измайлова күрсәткечнең 65,7 процентка җитүнең ике сәбәбен атады: программаны төзегәндә күрсәткечнең 50 процентка якын булуы һәм демографик хәлнең тискәре булуы.

«2019 елда 112 мәктәпкәчә белем бирү оешмасына ремонт ясалды, хәзерге вакытта биш оешмада барган ремонт эшләре апрель аена тәмамлау планлаштырыла», — дип белдерде министрлыкның мәгариф объектларының капиталь төзелешен һәм ремонтын техник күзәтү бүлеге башлыгы Айрат Әхмәдишин.

Фото: архив/Розалия Сафина

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев