Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өч татарстанлы бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган

Кичә 11 сыйныф укучыларының беренче имтихан нәтиҗәләре билгеле булды. Өч татарстанлы география буенча бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган, рус әдәбияты буенча - 2 укучы, дип белдерде ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова. Гомумән, бу фәннәр буенча нәтиҗәләр яхшырган. Шулай итеп, географиядән уртача балл 2,6 процентка...

Кичә 11 сыйныф укучыларының беренче имтихан нәтиҗәләре билгеле булды. Өч татарстанлы география буенча бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган, рус әдәбияты буенча - 2 укучы, дип белдерде ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова.

Гомумән, бу фәннәр буенча нәтиҗәләр яхшырган. Шулай итеп, географиядән уртача балл 2,6 процентка арткан (2014 елда - 64,73, 2015 елда - 67,33).

2014 ел белән чагыштырганда, бу фәннәр буенча минималь балл җыя алмаучылар саны да кимегән. Әгәр 2014 елда рус әдәбияты буенча андыйлар 20 булса (2,15 процент), быел - 6, 2014 елда географиядән 9 укучы (3,18 процент)минималь балл җыя алмаган, быел - 6 (2,42 процент) .

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев