Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллыда кер юу машиналары җитештерү заводы булачак

Татарстан икътисад министры заводка беренче таш салу изге Рамазан аенда булу үзе үк яхшы билге дип саный.

Татарстан икътисад министры Фәрит Абдулганиев Haier кер юу машиналары җитештерү заводының беренче таш салу тантанасында катнашты. 127 гектар мәйданны биләячәк әлеге завод шул исемдәге Кытай индустриаль паркының беренче резиденты булачак.

Тантанада шулай ук Кытай Халык республикасының Казандагы генераль илчесе У Инцинь, Haier компаниясе вице-президенты Шу Хай катнашты.

Тантана алдыннан кунаклар технопарк проекты белән танышты. Ачыкланганча, заманча Haier индустриаль паркы территориясендә, 12 заводтан тыш, бизнес-үзәк, спорт комплексы, медицина үзәге, кибет һәм хезмәткәрләр өчен тулай торак булачак.

“Без проектны тормышка ашыру өчен бар яклап ярдәм итәчәкбез, - диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев. — Икенче елга без Татарстанда, Чаллыда эшләнгән дип күрсәтелгән кер юу машиналарын күрә алырбыз, дип ышанам”.

“Хайер“ татар телендә берничә мәгънәгә ия. Аллаһы Тәгалә һәм кешеләр тарафыннан бирелгән ярдәм, хәер ул. Шуңа да бу вакыйганың изге Рамазан аена туры килүе очраклы хәл түгел. Уйлар һәм максатлар чиста. Ә безнең икътисадка беренче зур кертем – ул 600 урынга заводта булачак эш урыны. Әле төзелмәгән завод үз продукциясе өчен турыдан-туры заказлар ала. Димәк, ихтыяҗ бар, ул кирәк”, - диде үз чыгышында Татарстан икътисад министры Фәрит Абдулганиев.


 

Фото: nabchelny.ru, Эльвира Мухаметдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Самом деле заработает хорошо но яневидил еще выпущенных холодильников н.челненский?

    • аватар Без имени

      0

      0

      их еще нет в продаже