Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллы кызы "Холостяк" проектын ташлап китте

Чаллы кызы Анна Устюжанина "Холостяк" проектын үз теләге белән ташлап китте. Моның сәбәбе - Тимур Бәдретдиновның гаиләсе белән танышкан көнне килеп чыккан конфликт. Тимурның әнисе һәм туганнары Аняны җылы каршы алып, кызның матурлыгына соклансалар да, егетнең хәзерге вакытта кечкенә баласы белән хастаханәдә ятучы бертуган апасы белән скайп аша сөйләшү кәләш...

Чаллы кызы Анна Устюжанина "Холостяк" проектын үз теләге белән ташлап китте. Моның сәбәбе - Тимур Бәдретдиновның гаиләсе белән танышкан көнне килеп чыккан конфликт.

Тимурның әнисе һәм туганнары Аняны җылы каршы алып, кызның матурлыгына соклансалар да, егетнең хәзерге вакытта кечкенә баласы белән хастаханәдә ятучы бертуган апасы белән скайп аша сөйләшү кәләш өчен бик җинел булып чыкмый.

Тимурның апасы Аннадан балалар турында сораша башлап, шаяртырга теләп, әгәр парның ир-баласы туса, аны үзенә алып, үзе тәрбияләячәген белдерә. Мондый сүзләр ишеткәч, Аня елап бүлмәдән чыгып йөгерә.

Аннаның беренче ире, аерылышкач, кечкенә малайларын үзенә алып калганын исәпкә алсак, кыз өчен бу сүзләрнең ничек авыр булганын аңларга мөмкин. Тимурның гаиләсе бу турыда берни дә белмәве, ялгыш сүз ычкындырулары, хәтта Тимурның гафу үтенүләре дә кызның күңелен эретми.

Киресенчә, бу хәлләрдән соң розалар церемониясендә беренче чәчәк үзенеке булыр дип уйлаган Анна янә ялгыша. Үпкәләп, кыз шоу-проекттан баш тарта һәм шундый апасы булган Тимур белән барыбер бергә була алмаячагын белдерә.

Туйлар.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев