Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллы заводында яңа Форд Фиеста автомобильләре җитештерелә башлады

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәрендәге Форд Соллерс заводында яңа Форд Фиеста автомобильләре җитештерүне башлап җибәрү тантанасында катнашты. Тантаналы өлеш башланганчы Рөстәм Миңнеханов Форд Соллерс заводының җитештерү линияләрен карап чыкты. Аерым алганда, Татарстан лидеры эретеп ябыштыру һәм җыю цехларында, шулай ук яңа автоомбильләрне сынап карау...

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәрендәге Форд Соллерс заводында яңа Форд Фиеста автомобильләре җитештерүне башлап җибәрү тантанасында катнашты.

Тантаналы өлеш башланганчы Рөстәм Миңнеханов Форд Соллерс заводының җитештерү линияләрен карап чыкты. Аерым алганда, Татарстан лидеры эретеп ябыштыру һәм җыю цехларында, шулай ук яңа автоомбильләрне сынап карау мәйданчыгында булды.

Чыгышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, автомобиль бизнесында кыенлыклар булуга карамастан, Форд Соллерс компаниясе үз җитештерүен дәвам итә. "Әлеге компания яңа җитештерү линияләрен җентекләп әзерли. Шушы предприятиене модернизацияләүгә генә инвестицияләр 400 млн. АКШ доллары күләмендә бүлеп бирелде. Татарстанда заманча югары технологияле җитештерү барлыкка килде, ул бүген безнең илгә бик кирәк", - диде ул.



Рөстәм Миңнеханов инвесторларга аерым рәхмәт белдерде. Ул искәрткәнчә, якын киләчәктә Форд Соллерс президенты Тед Каннис Россиядә үз эшен тәмамлый. "Мин аңа яңа эш урынында да шундый ук уңышлар телим. Ышанам ки, ул Россияне онытмас: монда аны хөрмәт итүче кешеләр күп. Без гамәлгә ашырырлык бурычлар күп әле", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Форд Соллерс президенты Тед Каннис үз чиратында Рөстәм Миңнехановка республика җитәкчелеге тарафыннан даими ярдәм өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, Форд компаниясе Россиядә ышанычлы эшлекле багланышлар урнаштырды.



Шулай ук сәламләү сүзе белән Форд Соллерс вице-президенты Адиль Ширинов чыгыш ясады.

Анннары шунда катнашучыларга Чаллы заводында җитештерелгән беренче Форд Фиеста автомобильләрен күрсәттеләр, дип хәбәр итте Президентның матбугат хезмәте.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев