Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чираттагы җыелыш

Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре белән 2020 елның 23-27 июль көннәрендә оештырыла торган чираттагы каралган җыелыш уздырылды. Җыелышны “Балкыш” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Закирова Г. Р. үткәрде.

Җыелышта беренче чиратта коронавирус йогышы буенча профилактика чаралары турында фикер алыштылар, «Демография» милли проектын тормышка ашыру, озак вакытлы карау системасы, документларны тутыру мәсьәләләре турында сүз барды. Шулай ук социаль пакетларны рәсмиләштергән гражданнарга дару препаратлары сатып алу мәсьәләләре дә күтәрелде. Янгын куркынычсызлыгын профилактикалау, йорт яны территорияләрен чистарту һәм башка мөһим мәсьәләләр каралды.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев