Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чит илдә җитештерелгән аерым төр медицина эшләнмәләренә сатуны тыярга мөмкиннәр

Монардан тыш тыюлар башка илдә җитештерелгән контрацептив, бинт, култык таягына да кертелергә мөмкин. Бу хакта Россиянең Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы проект әзерләгән. Дәүләт күмәртәләп сатып алу максатыннан чит илдә җитештерелгән аерым төр медицина эшләнмәләренә чикләүләр кертү турындагы документ Әрмәнстан, Белоруссия һәм Казахстанда җитештергән әйберләргә кагылмаячак икән. Әгәр дә законны кабул...

Монардан тыш тыюлар башка илдә җитештерелгән контрацептив, бинт, култык таягына да кертелергә мөмкин.

Бу хакта Россиянең Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы проект әзерләгән. Дәүләт күмәртәләп сатып алу максатыннан чит илдә җитештерелгән аерым төр медицина эшләнмәләренә чикләүләр кертү турындагы документ Әрмәнстан, Белоруссия һәм Казахстанда җитештергән әйберләргә кагылмаячак икән. Әгәр дә законны кабул итсәләр, Россия сәлмәтлек саклау учреждениеләрендә антисептиклар, салфеткалар, бинтлар, яра бәйләү өчен кирәкле материаллар, култык һәм кул таяклары, балалар өчен ортопедик аяк киемнәре, күкрәк протезлары, УЗИ-сканерлар, стерилизатор һәм дефибрилляторлар, хирургия инструментларының бары тик илебездә җитештерелгәннәрен генә кулланачаклар.

Әлмәт таңнары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев