Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чизбургерны пәрәмәч кысрыклармы

Заманында кооперация сәүдәдә монополист иде, хәзер аларга көндәшлек шартларында эшләргә туры килә. Әйтик, 2014 елда республиканың байтак райполарында коллектив алдында торган төп бурыч кулланучылар жəмгыятен саклап калу булган. Шунысы куанычлы, Саба районы кулланучылар жәмгыятьләре берлеге үз позицияләрен бирергә жыенмый. Узган җомгада район башлыгы Рәис Миңнеханов катнашында үткән вәкилләр җыелышында яңгыраган...

Заманында кооперация сәүдәдә монополист иде, хәзер аларга көндәшлек шартларында эшләргә туры килә. Әйтик, 2014 елда республиканың байтак райполарында коллектив алдында торган төп бурыч кулланучылар жəмгыятен саклап калу булган. Шунысы куанычлы, Саба районы кулланучылар жәмгыятьләре берлеге үз позицияләрен бирергә жыенмый. Узган җомгада район башлыгы Рәис Миңнеханов катнашында үткән вәкилләр җыелышында яңгыраган саннар райпоның куллану базарында үз урыны барлыгын күрсәтте. 2014 елда барысы 229 миллион сумлык эш башкарылып, 154 миллион сумлык товар сату әйләнеше тәэмин ителгән. Матди-техник базаны ныгытуга 7 миллион сумнан артык акча тотылган. Көндәшләреннән аермалы буларак, кулланучылар җәмгыяте Казанга ярминкәләргә йөреп сату итә, табышлы эшли алмаган кибетләрен дә тота һәм кулланучылар белән турыдан-туры эшли, авыл халкын йорт хайваннары өчен ашлык, көрпә кебек товарлар белән тәэмин итүгә игътибар бирә. Ел дәвамында 250 тонна ашлык, 222 тонна көрпә алып кайтып саткан, товар халыкнын өенә илтеп бирелгән. "Тимершык" җәмгыяте сәүдәдән тыш, инкубация сезонында халыкка 32 мең данә чеби, 7100 данә каз бәбкәләре саткан.

Кулланучылар җәмгыятенә үзенең җитештерү тармакларында эшләп чыгарылган продукция дә мөһим урын тота. 2014 елда 13,3 миллион продукция сатылган. "Әмма үзебездә җитештерелгән товарны сату нибары 11 процент кына тәшкил итә. Ә аны ким дигәндә 30 процентка кадәр җиткерергә кирәк. Җәмгыятебездә коктейль, фритюрда кыздырылган бәрәңге, чизбургер-гамбургерларны алыштыра алырдай кечкенә пәрәмәчләр, җиңелчә салатлар, төрле бутерброд, туңдырма һәм башка төрле десертлар әзерләп, пепси кебек алкогольсез эчемлекләрне суытып яшьләргә кичлә­рен кафеларда ял итү мөмкинлеген булдырырга кирәк", - дип сөйләде идарә рәисе Шәүкәт Гайнетдинов.

(Язманың дәвамын "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз).

Фәнил Мәүлетов.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев