Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чүп түгү машинасында кеше гомере өзелгән

Яңа ел төнендә Казанда эш урынында коточкыч һәлакәт килеп чыккан - чүп түгү машинасына кысылып бер хезмәткәр җан биргән. Гадәттән тыш хәл Шатурская урамында килеп чыккан. Ул төндә чүп түгү белән шөгыльләнүче әлеге оешма хезмәткәре машинада йөртүче белән кизү торган. Беренчел фаразлар буенча, йөк машинасы кузовында ниндидер деталь ватылган һәм...

Яңа ел төнендә Казанда эш урынында коточкыч һәлакәт килеп чыккан - чүп түгү машинасына кысылып бер хезмәткәр җан биргән. Гадәттән тыш хәл Шатурская урамында килеп чыккан.

Ул төндә чүп түгү белән шөгыльләнүче әлеге оешма хезмәткәре машинада йөртүче белән кизү торган. Беренчел фаразлар буенча, йөк машинасы кузовында ниндидер деталь ватылган һәм әлеге егет аны үзлегеннән төзәтергә уйлаган. Механизмга агач кисәге кысылган була. Кузовка менгән хезмәткәр аны алу белән механизм эшли башлаган һәм ир-атны чүп белән төйгечләп тыгызлап та куйган. Хезмәткәрнең бернинди котылу мөмкинлеге дә булмаган - урында ук җан биргән.
Хезмәттәше белән ни булуын күргәннән соң, машина йөртүче шок хәлендә булса да, коткаручыларны ярдәмгә чакыра алган.
Тикшерүчеләр әлеге хәлнең ни сәбәпле килеп чыгуын ачыклаячак,-дип хәбәр итә "Интертат" агентлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев