Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чукоткада рәхәтрәк. Бәби өчен кайда күпме түлиләр?

Гаиләгә ана капиталын бирергәме-юкмы? Алга таба илнең Пенсия фонды әлеге сорауга ике тапкыр тизрәк, ягъни хәзерге кебек бер ай эчендә түгел, ә 15 көндә үк җавап бирәчәк. Россия Дәүләт Думасында әнә шундый эчтәлектәге закон проектын тикшерәләр. Бу – дәүләт акчасын мөмкин кадәр тизрәк алу өчен эшләнә, дип аңлаткан түрәләр. Соңгысы уен-муен эш түгел. Кайда яшәвеңә карап, ана капиталыннан ай саен 22 мең сумга кадәр акча түлиләр.

Гөлия һәм Алмаз Гафуров­ларның быел икенче баласы туган. Ана капиталына сертификат алырга дип, документлар да тапшырганнар. “Таныш-белешләр­нең күбесе икенче балага дип бирелгән дәүләт акчасын фатир сатып алганда файдаланды. Шө­кер, яшәргә торагыбыз бар. Әмма акча комачау итмәс иде. Мин декрет ялында утыргач, гаиләбезне ирем генә туендыра. Хезмәт хакы әллә ни зур түгел. Шуңа күрә еш кына кирәк-яракка акча җитмәгән чак­лар да булгалый. “Ана капиталы” сертификаты булачак, ә “тере” акча юк”, – ди Гөлия. Дәүләт Гафуровлар кебек аз керемле гаилә­ләргә ярдәм итмәкче. Билгеле булганча, быел Ана капиталы акчасын өлешләп түләү гамәлгә керде. Әле­ге мәсьә­ләгә бәйле тагын бер яңалык та бар.

 
Икенче һәм аннан соңгы булып туган бала өчен дәүләттән матди ярдәмнең күләме 453 мең 26 сум тәшкил итә. Дәүләт программасы 2021 елның 31 декаб­ренә кадәр гамәлдә. Исегезгә төшерәбез: кайбер очракларда акчаны балага өч яшь тулганчы ук файдаланырга мөмкин. Мәсә­лән, ипотека түләүчеләр яки кредитны яңа рәсмиләштерүчеләр дәүләт акчасы ярдәмендә бурычын кап­лый ала. Аны беренчел кертем итеп тә кулланырга ярый. Ә ипотека рәсмиләштермичә генә яшәү шартларын яхшыртучыларга өч ел көтәргә туры киләчәк. Сә­ла­мәтлеге чикләнгән сабыйга кирәк-ярак сатып алу, акчаны мәктәпкәчә белем бирүгә тоту өчен дә өч ел көтәсе түгел. Әти-әни ана капиталын балага белем бирүгә (мәктәпкәчә белем бирүгә кагылмый) файдаланырга яки әнинең булачак пенсиясенә салып куярга тели икән, өч ел сабыр итәргә туры киләчәк. Яңа закон проекты нигезендә, гаиләгә ана капиталы тиешме-юкмы икә­нен ике тапкыр тизрәк хәл итү каралган. Илкүләм ата-аналар ассо­циациясенең үсеш буенча директоры Марианна Шевченко әй­түенчә, бу бик мөһим. “Кечкенә баласы булган гаиләгә дәүләттән матди ярдәм алу хокукы ул – вак-төяк кенә түгел. Мәсәлән, ипотека буенча бурычны көнендә-сәга­тендә тү­ләр­гә кирәк. Бүген баланы бакчага йөртү өчен кредит рәсмиләш­терүчеләр дә бар”, – дигән ул.

 
Ана капиталын ай саен өлеш­ләп алуга килгәндә, әлеге хокуктан 2018 елның 1 гыйнварыннан соң икенче баласы туган яки икенче баланы уллыкка алган гаиләләр файдалана ала. Пособие гаиләдә бер кешегә туры килгән акча төбәктәге яшәү минимумыннан бер ярым тапкырдан артмаган очракта билгеләнә. Аның суммасы илнең кайсы төбәгендә яшәүгә карап, 8 меңнән 22 мең сумга кадәр җитә (таблицаны карагыз). Мисал өчен, Гафуровларны алыйк. Гөлия былтыр ай саен 18 мең 500 сум хезмәт хакы алып эшләгән һәм ел дәва­мында 222 мең сум керем алган. Алмаз исә 2017 елда 264 мең сум акча эшләгән. Димәк, Гафуровлар­ның еллык кереме 486 мең сум тәшкил иткән. Әнә шул сумманы башта уникегә, аннары дүрткә бүләргә кирәк. 486 000 : 12 : 4 = 10 мең 125 сум. Бу – бер кешегә аена туры килгән сумма. Узган елның икенче чирегендә Татарстанда хезмәткә яраклы яшьтәгеләрнең яшәү минимумы 9 мең 142 сум тәшкил иткән. Аның бер ярым тапкыры – 13 мең 713 сум. Татарстанда гаиләдә бер кешегә туры килгән айлык керем әнә шул суммадан артмаска тиеш. Гафуровлар айлык түләүгә дәгъва кыла ала. Пособиене рәсмиләштерү өчен, документларны елга бер тапкыр Пенсия фонды бүлекчә­сенә яки күп функцияле үзәккә тапшырырга кирәк.

 

Гаилә нинди күләмдә айлык түләү алырга мөмкин?

 

g2

 

 

Ана капиталын ничек файдаланалар?

 

g3

 

 

 

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев