Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Чәй янына мини кырмыскалык (рецепт)

    Питрәч районы Татар Тау Илендә яшәүче Зилә Гыйззәтуллинадан мини-кырмыскалык торты рецептын тәкъдим итәбез. 1 пачка атланмайны эретергә куярга,эреп беткәндә 3 аш кашыгы шикәр комы салырга, әкрен генә болгата-болгата шикәр комын эретеп бетерергә. Бу катнашма суынуга, өстенә 3 аш кашыгы кибет каймагы салырга. Аннары онга 2 бал кашыгы көпшәкләндергеч (разрыхлитель) өстәп...

    Питрәч районы Татар Тау Илендә яшәүче Зилә Гыйззәтуллинадан мини-кырмыскалык торты рецептын тәкъдим итәбез.

    1 пачка атланмайны эретергә куярга,эреп беткәндә 3 аш кашыгы шикәр комы салырга, әкрен генә болгата-болгата шикәр комын эретеп бетерергә. Бу катнашма суынуга, өстенә 3 аш кашыгы кибет каймагы салырга. Аннары онга 2 бал кашыгы көпшәкләндергеч (разрыхлитель) өстәп каты итеп камыр басарга. Шуннан аны туңдыргычка ял итәргә озатырга. 1-2 сәгать ял иткәч, иттарткыч яки кыргыч аша чыгарып, камырны табага тезәргә.
    Алдан кабызылган мичтә 15-20 минут чамасы (кызара башлаганчы) пешереп аларга.
    Крем өчен: бер банка кайнатылган куертылган сөт (вареная сгущенка), 1 пачкадан чак кына азрак йомшарган атланмай салып тугларга.
    Аннары вакланган печеньеләрне крем белән бутап, тыгызламыйча гына шарлар ясарга. Кремы күбрәк булса тәмлерәк булачак.

    http://intertat.ru

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: