Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чыгарылыш укучылары БДИ нәтиҗәләрен яхшырту өчен быел имтиханны яңадан тапшыра алмый

Резерв көннәре бары тик җитди сәбәп аркасында имтихан тапшырмаган кешеләр өчен генә каралган.

Быел чыгарылыш сыйныф укучылары нәтиҗәне яхшырту өчен рус теле һәм математика буенча БДИны яңадан тапшыра алмый. Бу хакта Рособрнадзор җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Анзор Музаев турыдан-туры эфирда хәбәр итте.

«Июль һәм август айларында нәтиҗәне яхшырту өчен имтиханны яңадан тапшыру булмаячак. Элегрәк бездә рус теле һәм математика буенча имтиханны яңадан бирү каралган иде. Бу да бары предметның берсе уңай тапшырылган булып, икенчесе уңышсызлыкка очраган очракта иде. Ул чакта балларны җыеп, аттестат алу өчен тагын бер омтылыш булды», - диде федераль хезмәт вәкиле.

Ул быел мәктәпне тәмамлаучыларга аттестатлар БДИ нәтиҗәләреннән башка бирелгән, шуңа күрә, документ алу өчен, имтиханнарны яңадан тапшыру зарурлыгы юк, дип өстәде.

«Яңадан тапшыру җитди сәбәпләр аркасында имтиханга килмәгән кешеләр өчен генә булачак. Яки, иң беренче чиратта, сәламәтлек белән бәйле рәвештә имтихан тапшыруны төгәлли алмаганда карала. Һәм моның өчен имтихан үткәрү пунктында тиешле беркетмәләр төзелде», — диде Музаев.

Чыгарылыш сыйныф укучылары рус теле һәм математикадан, сайлап алынган фәннәр буенча булган кебек, имтиханнарны киләсе елда гына, хәтта БДИда минималь балл җыймаган очракта да яңадан тапшыра ала.

Фото: Татар-информ архивы

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев