Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дамир Фәттахов яшьләр сәясәте өлкәсендә 10 иң абруйлылар исемлегенә керде

Рейтинг төзүдә катнашучыларның шәхси йогынтысы, ресурс һәм лоббист мөмкинлекләре исәпкә алынды.

Татарстан яшьләр эшләре буенча министр Дамир Фәттахов 2020 елда Россиянең яшьләр сәясәте өлкәсендә 10 топ абруйлы акторга керде. Ул бу исемлеккә эләккән төбәк министрларының бердәнбере булды. Бу хакта Telegram-каналда НОП хәбәр итә.

Рейтингка популяр блогерлар, экспертлар һәм тикшеренүчеләр эләкмәгән, тик аларның йогынтысын бәяләп булмый.

 

Рейтингны төзүчеләр анда катнашучыларның шәхси йогынтысын, ресурс һәм лоббист мөмкинлекләрен исәпкә алган.

Рейтингта беренче урынны Алексей Комиссаров алды - "Россия - мөмкинлекләр иле" социаль мобильлек проектларының президент платформасы җитәкчесе. Икенче урында - Александр Бугаев, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе (Росмолодежь). Өченче урынны “Россия балалар һәм яшьләрне гражданлык һәм патриотик тәрбияләү үзәге” ФДБУ директоры Ксения Разуваева (Роспатриотцентр) алды. Татарстан яшьләр эшләре буенча министр 10нчы урынны алып тора.

Фото: архив

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев