Яңалыклар
Данис Зарипов Милли хоккей лигасында уйнарга рөхсәт алды
Карьерамны Төньяк Америкада дәвам итүемне түземсезлек белән көтәм, дигән хоккейчы.
(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Милли хоккей лигасы Данис Зариповка океан артында уйнарга рөхсәт биргән. Бу хакта лига үзенең сайтында рәсми гариза белән чыкты.
Исегезгә төшерәбез, 36 яшьлек һөҗүмченең 7 июльдә "Ак Барс" командасына күченүе игълан ителде, ә өч атна узу...
Карьерамны Төньяк Америкада дәвам итүемне түземсезлек белән көтәм, дигән хоккейчы.
(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Милли хоккей лигасы Данис Зариповка океан артында уйнарга рөхсәт биргән. Бу хакта лига үзенең сайтында рәсми гариза белән чыкты.
Исегезгә төшерәбез, 36 яшьлек һөҗүмченең 7 июльдә "Ак Барс" командасына күченүе игълан ителде, ә өч атна узу белән аның допинг аркасында Халыкара хоккей федерациясе тарафыннан 2019 елның маена кадәр уеннардан читләштерелүе билгеле булды.
«Карьерамны профессиональ хоккейчы буларак Төньяк Америкада дәвам итүемне түземсезлек белән көтәм һәм НХЛ җитәкчелегенә әлеге мөмкинлек өчен рәхмәтлемен. Дөньядагы иң көчле лигада уйнау мөмкинлеге бирелсә дә, Спорт арбитраж суды аша исемене аклау эшен дәвам иттерәчәкмен», - дип белдергән Данис Зарипов. Хоккейчының әлеге сүзләрен агенты Дэн Милстейн "Твиттер"да китергән.
Данис Зарипов - Гагарин кубогына 4 тапкыр ия булган бердәнбер уенчы. Әлеге уңышка ул ике тапкыр "Ак Барс» (2009 һәм 2010 еллар), ике мәртәбә «Металлург» белән (2014 һәм 2016 еллар) иреште. Данис Зарипов исәбендә дөнья чемпионатының өч «алтын»ы (2008, 2009, 2014), «көмеш»е (2015) һәм «бронза»сы (2007) бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев