Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Декабрьдә республикада янгынга каршы махсус режим кертеләчәк

20 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр пиротехника әйберләрен рөхсәт ителгән урында гына куллануны тикшерү буенча патруль эше оештырылачак.

Яңа елга әзерлек кысаларында, Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертеләчәк. ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин Министрлар Кабинетында брифингта бу режимның 20 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр гамәлдә булачагын әйтте.

Аның сүзләренчә, проект хәзер Хөкүмәттә имзалауда. «Бу чорда, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен, санкцияләр автоматик рәвештә ике тапкыр арта. Пиротехника эшләнмәләрен тиешле урында гына куллануны тикшерү буенча патруль эше оештырылачак. Барлык муниципаль районнарда махсус мәйданчык булырга тиеш. Әгәр тиешсез урында файдаланылса, гражданин яки вазифаи затка җәза биреләчәк», — диде министр.

Рафис Хәбибуллин, шулай ук, чыршы бәйрәмнәре, гомумән, барлык балалар бәйрәмнәре контрольдә булачагын әйтте. Кирәк булган урында өстәмә көч һәм техника бүлеп биреләчәк, диде.

Фото: архив/Рамиль Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев