Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Депутат Юнысов туган телләрне ирекле укыту турында закон проекты турында: Геноцид исе килә

“Халыклар арасында дошманлык уяту, илдәге вазгыятьне какшатырга омтылыш сизәм”, - ди ул.

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында туган телләрне ирекле укыту турында федераль закон проекты буенча фикер алышуларда депутат Рафаэль Юнысов фикере дә яңгырады. “Геноцид төшенчәсе исе дә килгән кебек”, - ди ул.

“Ана теле бит ул... Шушы телдә аталарыбыз эшләгән, җырлар көйләгән, шигырьләр иҗат иткән, фән, мәдәниятебезне үстергән. Шуны бетерергә телибезме хәзер? Сүз нәрсә турында соң? Телемдә бер сүз тора инде. Әйбәт сүз түгел ул, ләкин ниндидер геноцид төшенчәсе исе дә килгән кебек. Гафу итегез. Ничек итеп шушы кыйммәтләребезгә кул суза алабыз? Татарстан бит – бөтен Россия өчен өлге, монда төрле мәдәниятләр үрелешен, халыклар традицияләренең хөрмәт ителүен күрәбез. Инде ярты еллап вакыт шушы вакыйгаларга исем китеп гаҗәпләнеп йөрим. Акыл, күңел дә аңламый боларны”, - дип ачынып сөйләде Рафаэль Юнысов.

Депутат фикеренчә, илдә, республикада моңа караганда да мөһимрәк мәсьәләләр бар. “Икътисадта, мәдәнияттә, башка өлкәләрдә прблемалар юк әллә? Мин бу закон проектына катгый рәвештә “юк!” диям. Халыклар арасында дошманлык уяту, илдәге вазгыятьне какшатырга омтылыш сизәм”, - ди ул.

Фото: gossov.tatarstan.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев