Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Депутатлар туган телләрне ирекле укыту белән бәйле закон проектын хупламады

Карарга Татарстанның мәсьәләне хәл итү юлларын эзләү буенча сөйләшүләргә ачык булуы турында фикер өстәлергә мөмкин.

Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында “Россия Федерациясендә Мәгариф турында”гы законга үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проекты белән килешмәү турында рәсми карар кабул ителде.

  • Закон проекты РФ халыкларының туган телләрен һәм республикаларның дәүләт телләрен ирекле укыту белән бәйле.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев федераль закон проектының иртән комитет утырышында каралганын һәм депутатларның аны бертавыштан хупламаска, дип тавыш биргәнен әйтте.

Бу мәсьәлә буенча Разил Вәлиев бүген сессия утырышында докладын тәкъдим итте.

Әлеге мәсьәлә буенча үз фикерләрен депутатлар Татьяна Воропаева, Ксения Владимирова, Рафаэль Юнысов, Мәгъзүм Сәлахов җиткерде. Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев закон проектына карата фикерен белдереп: “Татарстан парламенты Россия Федерациясе Конституциясе бозылу яклы карар кабул итә алмый”, – диде. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, карарга, проблеманы хәл итү юлларын эзләү буенча Татарстан консультацияләргә, сөйләшүләргә ачык, дигәнне дә формалаштырып кертүне тәкъдим итте.

Фото: http://www.tatar-inform.tatar
http://www.tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X