Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Диния нәзарәтенең бер көндә белем алу мәктәбенә 100ләп гариза килгән

29 мартта Казанның Галиев мәчетендә ислам нигезләренә багышланган "Бер көндә белем алу мәктәбе" ачыла.

25 мартта Татарстанның Диния нәзарәтендә чираттагы белем бирү проекты старт алачак – үз эшен "Бер көндә белем алу мәктәбе" башлап җибәрә, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте. Бүгенге көндә курсларда дини белем алырга теләк белдерүчеләрнең саны 100гә якынлашып килә. Курсларга язылу 20 мартка кадәр дәвам итә.

 
Әлеге курслар укучыларга тиз арада намаз укырга өйрәнү һәм ислам нигезләре белән танышу мөмкинлеген тудыра. 5 дәрестән торган курслар атнага бер мәртәбә оештырыла. Курсларга 12 яшьтән алып 60 яшькә кадәр теләгән һәркем языла ала.
 
Курсның программасы берничә дәрестән тора – "Кереш өлеш": нәрсә ул ислам, аның нигезләре, шәригать кануннары, тәһарәт һәм госелне ничек башкарырга, мөселманнарның тышкы кыяфәтенә карата таләпләр; "Намаз дәресләре": намазның фазыйләтләре, дога кылу һәм намаз уку тәртибе; "Гакыйдә дәресләре": ислам гакыйдәсенең әһәмияте, "Сира дәресләре": Мөхәммәд пәйгамбәр, аның тормышы һәм эшчәнлеге; "Ураза дәресләре": ураза тоту тәртипләре, уразаның әһәмияте һәм кагыйдәләре, зәкәт, хаҗ кылу, хәрам һәм хәләл. 
 
“Бер көндә белем алу мәктәбе"ндә дәресләр түләүсез, атнага бер тапкыр якшәмбе көннәрендә 3 сәгать дәвамында Казанның Галиев мәчетендә узачак. Ислам нигезләрен өйрәнергә килүчеләрне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәзрәтләре, абыстайлар һәм яшьләр хәрәкәте волонтерлары укытачак. Дәресләр ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым оештырыла.

Фото: http://dumrt.ru
http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев