Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дәүләт хезмәтләре порталында эш эзләүчеләр өчен яңа мөмкинлек барлыкка киләчәк

Роман Шәйхетдинов ел азагына кадәр порталда эшли башлаячак яңа сервисларны әйтеп чыкты.

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы эш эзләүче татарстанлылар өчен яңа сервис ачып җибәрә. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары- мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов әйтте.

Аның сүзләренчә, ел азагына кадәр порталда 7 яңа сервис эшли башлый. “Без, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә, яңа проект башлыйбыз. Ул илдәге төбәкләрдә хезмәт базарындагы хәл турында мәгълүмат җиткерү белән бәйле. Быел кешеләр бу хезмәттән 145 мең мәртәбә файдаланган. Без электрон рәвештә мәгълүматны бастырып, мәшгульлек үзәкләрен бушата алабыз”, - диде министр.

Порталда, шулай ук, гражданнарга эш эзләүдә һәм эш белән тәэмин итүчеләргә хезмәткәрләр табуда ярдәм итү белән бәйле сервис эшләячәк.

Министр портал аша гражданнарның һөнәри ориентациясен оештыру турында гаризалар кабул ителәчәген дә әйтте. Балигъ булмаганнарны вакытлыча эшкә урнаштыру турында электрон гаризалар тапшырып булачак. Бу сервис каникуллар чорында эшләячәк. Моннан тыш, түләүче җәмәгатьчелек эшләрен үткәрүгә электрон гаризалар кабул ителәчәк. Порталда эшсезләрнең үзмәшгульлегенә теләктәшлек итә торган сервислар да гамәлгә кертелә.

Роман Шәйхетдинов быел кертелгән мөмкинлекләрне дә искәртте. Яшел зонада парковка өчен штраф түләү, үзара салым акчасын түләү, пенсия күләме турында белешмә, архив белешмәсе алу буенча сервислар гамәлгә кертелгәнен әйтте. Шулай ук, ел азагына кадәр газ өчен түләү сервисын камилләштерү ниятләнә. Кулланучыларның шәхси почтасына газ өчен күпме акча түләргә тиешлеге турында мәгълүмат юлланачак. Алар газ счетчигы күрсәткечләре архивын карый алачак.

Порталның мобиль кушымтасында да яңартулар бар. Анда ихтыяҗ аеруча зур булган 20 сервис чыгарылган. Хәзер кулланучылар медицина ярдәме сыйфатына, идарәче компания эшенә бәя бирә, салым бурычларын тикшерә, сораштыруларда катнаша алачак.

Фото: Рамиль Гали/архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X