Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дөнья чемпионаты көннәрендә Казан кунакханәсендә иң кыйммәтле номер 85 мең сум торачак

2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты Россиядә 14 июньнән 15 июльгә кадәр уза.

Казанда 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты барган көннәрдә кунакханәдә иң кыйммәтле номер 85 мең сум торачак. Бу хакта РФ Хөкүмәте карарында әйтелә.

2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты уеннары уздырылу уңаеннан, 14 майдан 15 августка кадәр, кунакханә бәяләре Россия Хөкүмәте карары нигезендә көйләнә. Әйтик, Казанда бәяләр, кунакханәнең нинди булуына карап, 3400 сумнан 85 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Әлеге уңайдан Татарстан Краснодар крае белән бергә өченче урынны бүлешә, беренче һәм икенче урыннарда – Мәскәү һәм Санкт-Петербург. Әлеге шәһәрләрнең кунакханәләрендә иң кыйммәтле номер 650 000 һәм 700 000 сум тәшкил итә.

2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты Россиядә 14 июньнән 15 июльгә кадәр уза. Матчларны илебезнең 11 шәһәре кабул итәчәк. Казанда төркем этабы матчларында Франция, Австралия, Испания, Иран, Германия, Көньяк Корея, Польша һәм Колумбия җыелма командалары уйный.

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев