Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дөреслек эзләп киләләр

Яңа ел башында - 12 гыйнвар прокуратура хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Һөнәри бәйрәмнәренә районыбыз законнары үтәлеше сагында торучылар да мәгълүм эш күрсәткечләре белән килә. Бу хакта тулырак район прокуроры, юстиция киңәшчесе Рөстәм Сәлахов сөйли: - Прокуратура 2013 елда күзәтчелек эшчәнлегенең барлык юнәлешләрендә мәгълүм эш алып барды. Шуның нәтиҗәсе буларак закон...

Яңа ел башында - 12 гыйнвар прокуратура хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Һөнәри бәйрәмнәренә районыбыз законнары үтәлеше сагында торучылар да мәгълүм эш күрсәткечләре белән килә. Бу хакта тулырак район прокуроры, юстиция киңәшчесе Рөстәм Сәлахов сөйли:

- Прокуратура 2013 елда күзәтчелек эшчәнлегенең барлык юнәлешләрендә мәгълүм эш алып барды. Шуның нәтиҗәсе буларак закон бозуларның 1562 очрагы билгеле булды. Аларның күпчелеге - 882се гражданнарның ирекләрен һәм хокукларын сак­лау өлкәсенә туры килә. Хезмәт законнарын үтәмәүнең - 461, кешеләрнең торакка булган хокук­ларын бозуларның 109 факты ачылды. Алар барысы да кеше мәнфәгатен кайгыртуга тиешле игътибар җитмәве турында сөйли. Икътисад өлкәсендә закон таләпләрен бозуларның - 198, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигый ресурслардан файдалану өлкәсенә кагылышлы законнарны бозуларның 75 очрагы фаш ителде.

Закон таләпләрен бозуларга чик кую максатында 309 хокукый актка карата прокурор протест белдерелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча прокурор тәкъдимнәре кертелеп, шулар нигезендә 545 вазифаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды. Судка 755 дәгъва гаризасы җибәрелеп, алар барысы да канәгатьләндерелделәр. Шул исәптән вакытында түләнмичә, бурыч булып җыела-җыела 3 миллион сумга җиткән хезмәт хакы мәҗбүри тәртиптә түләттерелде. Кешеләрнең торакка хокукларын яклап судка 68 дәгъва гаризасы бирелде. Прокурор карары нигезендә 63 кеше административ җаваплылыкка тартылды, 4 җинаять эше кузгатылды.

Кешеләр прокуратурага рәхәтлек­тән түгел, ә дөреслек эзләп килә. Ел дәвамында язмача мөрәҗәгать иткән 76 кешенең шикаяте нигезле дип табылды һәм уңай хәл ителде. Бу барлык гаризаларның өчтән беренә якыны дигән сүз. Хезмәт хокукларына кагылышлы - 44, торак мәсьәләсе белән бәйле 8 шикаять канәгатьләндерелде.

Соңгы вакытта прокуратураның координацияләү роле белән хо­кук саклау органнарының нар­­­котикларның законсыз әйлә­не­ше һәм коррупцияле характердагы хокук бозуларны ачык­лау һәм кисәтүгә игътибары нык көчәйде. Моны заман үзе таләп итә. 2012 елда наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә 2 җинаять ачыкланса, 2013 елда 6га җитте. Коррупцияле эчтәлектәге хокук бозуларның 125 очрагы ачык­ланды. Законлы чыгарылмаган 52 хокукый актка карата протест белдерелде. Нәтиҗәдә 68 вазифаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды, судка 20 дәгъва гаризасы җибәрелде. Бу уңайдан бюджет акчаларын максатчан файдалануга күзәтчелек итү дә мөһим. Күрелгән чаралар 2013 елга һәм 2014 елга бюджетны раслау буенча җирле үзидарәләр карарларының законлылыгы тәэмин ителде. Бюджеттан максатчан файдаланмау фактлары буенча 26 вазифаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды. Социаль иминият фондыннан законсыз түләү алган өч кешегә карата прокурор тикшерүе материаллары нигезендә җинаять эше кузгатылды.

2014 елда да районда законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгыту буенча куелган максатка ирешү прокуратура эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булып кала. Гражданнарның хезмәт, торакка булган хокукларын яклау, хокукый актларның законлыгына күзәтчелек итү, балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны булдырмау, аларның күзәтүчесез калуын профилактикалау, кор­руп­­циягә, җинаятьчелеккә каршы көрәшү эшчәнлекнең төп юнә­лешләре булып кала.

Гомумән, прокуратура коллективы зур булмаса да, башкарган эшебез кечкенә түгел дияр идем. Форсаттан файдаланып, хезмәткәрләремнең барысын да һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас котлыйм. Зур булмаган коллек­тив­ны тәшкил иткән барлык хезмәттәшләремә һәм прокуратура органнары ветераннарына нык сәламәтлек, шәхси бәхет, Яңа елда барлык теләкләренең, изге ниятләренең тормышка ашуын телим.

Фэнил Мәүлетов.

Нурхан Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев