Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дүрт бала атасы авырга "узарга" булган [+фото]

Төмәндә яшәүче Сергей Кузнецов «Могҗиза көткәндә» дигән фестивальдә... «авырлы» ата буларак катнаша. - Фестиваль үткәрергә җыенучыларга ул чараның кирәге бармы инде, аның турында хәтта мин дә беләм, дидем. Дүрт бала атасы буларак, йөклелекнең бөтен этаплары белән дә таныш булуымны әйттем. Шуннан бәхәскә кереп киттек. Шунда миңа тәҗрибә рәвешендә алты ай...

Төмәндә яшәүче Сергей Кузнецов «Могҗиза көткәндә» дигән фестивальдә... «авырлы» ата буларак катнаша.

- Фестиваль үткәрергә җыенучыларга ул чараның кирәге бармы инде, аның турында хәтта мин дә беләм, дидем. Дүрт бала атасы буларак, йөклелекнең бөтен этаплары белән дә таныш булуымны әйттем. Шуннан бәхәскә кереп киттек.

Шунда миңа тәҗрибә рәвешендә алты ай йөкле булып карарга тәкъдим иттеләр, - дип яза Сергей үзенең социаль челтәрдәге битендә. Үзенең кичерешләрен ул #запискибеременного хэштегы астында теркәп бара.


Аңа, алты ай дәвамында, токсикозның, аппетит югалу, тәм үзгәрү, хәлсезлек, курку, балавыз сыгуның нәрсә икәнен белергә туры киләчәк. Моннан кала, акбур да ашаячак, эшкә барырга, өй җыештырырга, ашарга пешерергә дә өлгерәчәк.

Соңрак Сергей корсагына су тутырылган шешә бәйләп йөриячәк, шуны салмыйча гына киенәчәк һәм йоклаячак та. Теләмәсә дә, көненә яртышар килограмм эремчек, тозлы кыяр ашаячак. Аягына авырайткычлар бәйләп куячаклар. Булачак әниләр кебек, табибка да күренергә тиеш була. Әмма аны гинеколог түгел, ә проктолог кабул итә.

Сергей бәхәстә җиңгән очракта, аңа «Урал» ретро-мотоциклын реставрацияләүдә ярдәм итәчәкләр, җиңелә калса, бер атна буе хастаханәдә санитар булып эшләргә тиеш.



Фотолар: вслух.ру.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X