Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дубайда ике көн рәттән татар-башкорт ифтары оештырылган

Авыз ачарга барлыгы алтмышлап кеше килгән.

Дубайда яшәүче татарлар һәм башкортлар бергә җыелып, ике көн рәттән татар-башкорт ифтарын үткәргән. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче татар активисты, ифтарларны оештыручы Әлфия Бәдретдинова хәбәр итте.

“Рамазан аенда ифтарга җыелу – күркәм традициягә әверелде. Узган ел да без күмәк ифтарлар оештырып килдек. Ә быел инде ул тагын да дустанә мөнәсәбәттә – татар-башкорт дуслыгы форматында үткәрелде”, - диде ул.

Әлфия Бәдретдинова сүзләренчә, беренче көнне 28 кеше "UZB Avenue” Үзбәк ресторанында җыелган булса, икенче көнне 33 кеше “Баку” ресторанында авыз ачкан. "Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче татарларның социаль челтәрдә уртак төркеме бар, узган ел 130лап кеше булса, хәзер инде 200дән артты", - диде оештыручы.

"Чарада Татарстан һәм Башкортстан дуслыгы өчен җан аткан, яраткан дустыбыз – Татарстан-Башкортстан дуслыгы һәм хезмәттәшлегенең “Агыйдел” җәмгыяте рәисе Мәүзир Гыйниятуллин да катнашты”, - дип сөйләде Әлфия Бәдретдинова.

  • Оештыручылар ифтарны бу атнаның җомгасында "Казан" ресторанында үткәреләчәген әйтте. 

Фото: Маузир Гиниятуллин

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев