Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дума сайлауларына бюллетеньнәр рус һәм татар телләрендә булачак

Андрей Кондратьев белән бергә «Идел-Пресс» нәшриятендә бюллетеньнәр җитештерүнең төп нокталарын республиканың әйдәп баручы басмалары журналистлары да тикшерде.

Әзер продукцияне карап, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе аларның эчтәлеге һәм формасы турындагы карарларның федераль үзәк сайлау комитеты утырышында раслануын искәртте.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе, үз чиратында, бюллетеньнәр текстын татар телендә раслады: аларның һәркайсы республиканың ике дәүләт телендә әзерләнәчәк.

«Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда тавыш бирү өчен 2 млн 934 мең 500 бюллетеньнән торган 2 тираж булдырылачак, аларның берсе Федераль исемлекләр буенча тавыш бирү өчен, икенчесе бер мандатлы округлар өчен файдаланыла», – дип аңлатты Андрей Кондратьев.

Федераль округ буенча тавыш бирү өчен бюллетеньнәр теркәлгән 14 партиядән торган исемлектә булачак, ул Россия Үзәк сайлау комиссиясендә үткәрелгән җирәбә нәтиҗәләре буенча расланган. Шул ук вакытта һәр партия бюллетень битендә калган катнашучылар белән тигез мәйдан алачак.

Тышкы кыяфәткә килгәндә, бер мандатлы округлар буенча тавыш бирү өчен бюллетеньнәр яшел төстә булачак. Аларда кандидатларның фамилияләре алфавит тәртибе буенча барачак.

Кондратьев шулай ук Дума тавыш бирү көннәрендә (17-19 сентябрь) ил субъектларында төрле төбәк һәм җирле сайлаулар узачагын искәртте. Татарстанда бу-Дәүләт Советы депутатларын өстәмә сайлаулар булачак, моның өчен типография Азин округы буенча 56 250 бюллетень һәм студентлар округы буенча 73 300 бюллетень бастырачак.

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев