Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Думада 2022 елда пенсияләрне 8,6 процентка индексацияләү турындагы закон кабул ителде

Россия Президенты Владимир Путин 12 гыйнварда Хөкүмәт әгъзалары катнашында узган киңәшмәдә пенсияләрне индексацияләү күләме инфляция дәрәҗәсеннән югарырак булырга тиешлеге хакында искәртте.

Дәүләт Думасы 2022 елның 1 гыйнварыннан пенсияләрне 8,6 процентка индексацияләү турындагы закон проектын соңгы өченче укылышта хуплады. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Билгеләп үтелгәнчә, бу хактагы карар бертавыштан кабул ителгән.

Документ Федерация Советының 26 гыйнварда узачак утырышының көн тәртибе проектына кертелгән инде.

Парламентның түбән палатасы беренче вице-спикеры Александр Жуков элегрәк Россиядә пенсиянең уртача күләме 18 мең 984 сум тәшкил итәргә тиешлеге турында хәбәр иткән иде. 

Россия Президенты Владимир Путин 12 гыйнварда Хөкүмәт әгъзалары катнашында узган киңәшмәдә пенсияләрне индексацияләү күләме инфляция дәрәҗәсеннән югарырак булырга тиешлеге хакында искәртте.

Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, бу мәсьәлә бик тә мөһим, чөнки ул миллионлаган гражданга кагыла. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев