Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Думада машинаны техник карауны мәҗбүри фототеркәү турында закон кабул ителде

Әлеге яңалык закон дөнья күргәннән соң бер ел үткәч үз көченә керергә тиеш.

Дәүләт Думасы автомобильне техник карау процессын мәҗбүри фототеркәү турында закон кабул итте. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Парламентның түбән палатасы рәисе Вячеслав Володин искәрткәнчә, «техник карауга карата көчәйтелгән контроль автомобильнең төзек булмавы аркасында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләре санын азайтырга мөмкинлек бирәчәк».

Моннан тыш, аның фикеренчә, законны гамәлгә ашыру диагностика карталарын рәсмиләштергәндә мошенниклык схемалары санын һәм бу өлкәдәге ришвәтчелекне киметергә ярдәм итәчәк.

Әлеге яңалык закон дөнья күргәннән соң бер ел үткәч үз көченә керергә тиеш. 

Фото: https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев