Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эчке эшләр министрлыгы: Полиция бүлекләрендә хөкем ителгәнлек турында белешмә бирелми

Хәзер документка Күп функцияле үзәк аша, дәүләт хезмәтләре порталында яки ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат үзәгендә заказ бирергә мөмкин булачак.

Хөкем ителгәнлек булу яки булмау турында белешмәләрне хәзер Татарстанда полиция бүлекләрендә бирмиләр. Бу хакта «Татар-информ»га матбугат конференциясендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат үзәге башлыгы урынбасары эчке хезмәт полковнигы Дмитрий Гаделшин хәбәр итте.

Султан Исхаков

Хөкем ителгәнлек булу яки булмау турында белешмә алу өчен хәзер ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат үзәгенә, Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә яки документны рәсмиләштерүгә гаризаны дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында калдырырга кирәк булачак», — диде Дмитрий Гаделшин.

Ул шулай ук белешмә алу өчен кеше шәхсән үзе йөрергә, алдагы фамилияләре һәм теркәлгән никахлары булган паспорт битләренең күчермәләрен тапшырырга кирәк булачак, диде. Хезмәт бушлай күрсәтелә.

Фото: архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев