Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эдуард Вафин Татарстанда бала пособиесын алырга теләмәүчеләр барлыгын әйтте

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчә идарәчесе «Ә миңа ул акча кирәк түгел», - дип әйтүче берничә кешене шәхсән белә.

Татарстанда кайбер гаиләләр Россия Президентының указлары нигезендә 3 яшькә һәм 16 яшькә кадәр балаларга түләнгән акчаларны алудан баш тарткан. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчә идарәчесе Эдуард Вафин ТР Хөкүмәт йортында узган матбугат конференциясендә әйтте.

«База буенча без акча алмаган гаиләләрне тикшердек. Россия Пенсия фонды рәисе Максим Топилин күрсәтмәсе буенча, без андый кешеләрнең барысы белән дә диярлек элемтәгә кердек. „Ә миңа ул акча кирәк түгел“, — дип әйтүче берничә кешене мин шәхсән беләм», — диде Эдуард Вафин.

Татарстанда 16 яшькә кадәрге 765 меңнән артык бала «Путин түләүләрен» алган. Моның өчен республикага Россия Пенсия фондыннан 16 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

«Татарстанда һәр бала диярлек үзенә тиешле акчаны алды. Бөтен республикага берничә кешенең генә андый акчаны алмыйча калган булуы мөмкин. Акчаларны алып өлгермәгән кешеләр Пенсия фондына 30 сентябрьне кертеп гариза тапшыра ала», — диде Эдуард Вафин. 

Фото: tatarstan.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев