Экспертлар дөньядагы иң ышанычлы машиналарны атаган
Белгечләр автомобильләрнең двигательләре никадәр еш ватылуын анализлаган.
Toyota концерны машиналары дөньяда иң ышанычлы автомобильләр булып чыккан. Американың CarMD компаниясе аналитиклары шундый нәтиҗәгә килгән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Япониянең Acura фирмасында җитештерелгән машиналар – икенче, Hyundai компаниясендә эшләп чыгарылган автомобильләр – өченче урында.
Моннан тыш, Honda һәм Mitsubishi компанияләре тарафыннан җитештерелгән автомобильләр иң ышанычлы машиналар бишлегенә кергән.
Экспертлар соңгы 22 ел эчендә эшләп чыгарылган 5,6 миллион машина турындагы мәгълүматларга анализ ясаганнан соң рейтинг төзегән. Белгечләр автомобильләрнең двигательләре никадәр еш ватылуына игътибар иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев