Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Ел инженеры-2021» республика конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

Татарстан Республикасында «Ел инженеры-2021» республика конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Конкурс Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән республика предприятиеләре һәм оешмаларының иң яхшы инженерларының уңай тәҗрибәсен иҗтимагый тану, бүләкләү һәм тарату, шулай ук яшьләр арасында инженер хезмәтенә карата кызыксыну формалаштыру максатында үткәрелә. Конкурс инде икенче тапкыр үткәрелә, беренчесенә республиканың төрле предприятиеләреннән 250 артык гариза бирелгән булган.

Конкурс ике этапта уздырыла: читтән торып һәм турыдан-туры. Беренче этап кысаларында гариза бирү кампаниясен үткәрү һәм турыдан-туры этапта катнашу өчен гаризалар сайлап алу буенча эксперт конкурс комиссиясе эше планлаштырыла. Икенчесе ике көнлек күчмә семинар булачак, анда мастер-класслар, тренинглар, тестлар уздыру һәм эшләрне яклау каралган.

Конкурс лауреатларын бүләкләү тантаналы шартларда Татарстан Республикасы Президенты катнашында ел ахырында гамәлгә ашырылачак.

Конкурста инженер белгечлеге алучы югары уку йортлары студентлары һәм Татарстан Республикасы предприятиеләренең гамәлдәге/эшләүче инженерлары (җитештерү процессларын, линияләрне үстерүгә өлеш кертүче инженер-конструкторлар, инженер-җитештерүчеләр һ.б.) катнаша ала.

Гариза бирү тәртибе һәм кирәкле документлар исемлеге турында тулырак мәгълүматны әлеге сылтама буенча белеп була.

Чыганак: Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев