Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Елдан-ел кимибез

ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 2019 елның I кварталында районда 62 бала дөньяга килгән.

Бу – былтыргының шушы чоры күрсәткеченә караганда 15 сабыйга кимрәк. Гомумән, гаиләне планлаштыруда Ана капиталының да һәм башка матди чараларның да йогынтысы әллә ни сизелми. Демография динамикасы (2016 елда – 366, 2017 елда – 301, былтыр 291 бала туган) шул хакта сөйли. Март аенда 7 гаиләдә –1нче, 5 гаиләдә –2нче, 3 гаиләдә –3нче, 3 гаиләдә 4нче бала туган. Шулай ук никахлашучылар саны да кимү ягына үзгәргән. Былтыр 1 апрельгә 29 яшь гаилә барлыкка килсә, быел 24 пар гына язылышкан. Тагын бер күңелсез статистика – аерылышучылар санының артуы. Быел 3 айда инде шактый гына еллар яшәгән 20 гаилә таркалган. Ягъни чагыштыру чорына карата 9га күбрәк. Үлем-җитемнәр дә тотрыклы рәвештә арту ягына үзгәрә. Быел 3 айда 103 кешене соңгы юлга озаттылар.

Фото: https://pixabay.com | rawpixel

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев