Редакциядән. Исемен атарга теләмәгән укучыбызның соравына Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының белгечләре болай җавап бирделәр:
- Бәрәңгене агулап утыртканда агуның зыяны ике айда бетә, шунлыктан, корыгач, бәрәңге сабагын малларга ашатырга ярый. Шулай да ашатмау хәерлерәк, чөнки бәрәңге сабагында яшел бәрәңгедәге кебек үк агулы матдә бар. Хәзер мал-туарга бәрәңге сабагыннан башка да ашатырга азык күп, үлән-печән җитәрлек бит.


Нет комментариев