Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Электр энергиясе “вампирлары”

Электр энергиясен түләмичә генә үзләштерү очрак­лары белән еш очрашырга туры килә. Энергияне законсыз файдалану - шул ук акча урлау инде ул. Кибет басып урлыймы, банкка һөҗүм итепме, кеше кесәсенә керепме, хисап­лагачны туктатыпмы - барыбер, кыңгыр эш урланган акча күләме белән генә аерылырга мөмкин. Электр энергиясен үзләштерүнең иң киң таралган ысулы...

Электр энергиясен түләмичә генә үзләштерү очрак­лары белән еш очрашырга туры килә. Энергияне законсыз файдалану - шул ук акча урлау инде ул. Кибет басып урлыймы, банкка һөҗүм итепме, кеше кесәсенә керепме, хисап­лагачны туктатыпмы - барыбер, кыңгыр эш урланган акча күләме белән генә аерылырга мөмкин. Электр энергиясен үзләштерүнең иң киң таралган ысулы - үткәргечнең бинага кергән урыныннан хисаплагычка кадәр "сикертеп" алу. Икенче төре - хисаплагычны туктатып, киловатт санын киметү. Менә шундый юллар белән электр энергиясен урлау­чыларны ачыклау максатында район электр челтәренең контролерлары февраль-март аенда рейд үткәрделәр. Олы Кибәче авылында Татарстан урамында 10нчы йортта яшәүче Зөфәр Зиннәтуллин хужалыгында алып барылган тикшерүләр шактый күңелсез нәтиҗәгә китерде. Аңа электр энергиясеннән хисаплагычсыз файдаланган өчен акт төзелде. Ул чыбыкка хисаплагычка хәтле үз белдеге белән ялгау ясап электр жылыткыч кушкан һәм йортын акча чыгармыйча гына җылыткан. Йортына газ кергән булуына карамастан шулай эшләгән. Канун бозучыга электр челтәренә китергән зыянны (13643 сум 52 тиен) тулысынча кайтарасы була, тиз арада түләмәсә, хуҗалыгы электр челтәреннән аерылачак .

Шулай ук Өчнарат авылыннан Илгиз Тябин да контролерлар "кармагына" эләкте. Ул өйгә кергән электр чыбыгының кыстыргыч белән тоташкан урыннан өстәмә линия сузып, йортын электр белән җылыткан . Бу "уйлап табучанлыгы" аның кесәсенә кырын сукты: 5476 сум күләмендәге зыянны түләргә мәҗбүр булды.

Электрдан бушка файдаланырга тырышу кыйммәткә төшә. Саллы гына штраф килә, чөнки урланган энергиягә контролерлар соңгы тикшерү уздырган көннән алып акт төзелгән көнгә кадәрге вакыт өчен түләттерелә. Законсыз кушылган электр приборының куәте тәүлеккә 24 сәгатьтән алына. Ә, без капчыкта ятмый, дигән әйтемне һәркем белә. Электр урлаучы дигән даның чыгуның күрше-тирә, туган-тумача алдында ояты ни тора бит әле! Шуңа күрә электр энергиясен законлы рәвештә куллансак иде.

Васил Хәкимов,

район электр челтәре начальнигы урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев