Элвин Грей һәм Tatarka — татар милләте үсеше өчен зур өлеш керткән шәхесләр исемлегендә?!
Татар милләте үсеше өчен кемнәр нинди өлеш керткән? Татар телен саклап калу мәсьләләсе көн кадагында торганда, күренекле шәхесләребезгә дә тукталып китәргә кирәк. «БИЗНЕС Online» газетасы мондый исемлек тәкъдим итә: Фәрит Бикчәнтәев, Илһам Вәлиев, Аида Гарифуллина, Айдар Гайнуллин, Гөлнара Гатина, Элвин Грей, Шамил Идиатуллин, Илгиз Зәйниев, Александр Сладковский, Tatarka. Бу исемлектә...
Татар милләте үсеше өчен кемнәр нинди өлеш керткән? Татар телен саклап калу мәсьләләсе көн кадагында торганда, күренекле шәхесләребезгә дә тукталып китәргә кирәк.
«БИЗНЕС Online» газетасы мондый исемлек тәкъдим итә: Фәрит Бикчәнтәев, Илһам Вәлиев, Аида Гарифуллина, Айдар Гайнуллин, Гөлнара Гатина, Элвин Грей, Шамил Идиатуллин, Илгиз Зәйниев, Александр Сладковский, Tatarka.
Бу исемлектә опера җырчылары, режиссер, актерлар булу бер дә очраклы түгел. Ул шулай тиеш тә. Ә менә Tatarka, Элвин Грей кебек җырлар яшьләр арасында зур популярлык казануы белән бу исемлеккә кертелгәндер.
Радик Юльякшин үз концертлары белән, беренче чиратта, яшьләрне кешелекле булырга өйрәтәм дип белдерә. «Мин кешеләрне рәхмәтле булырга өйрәтәсем килә», ди ул.
Тел мәсьәләсендә дә җырчы җитди карашта. «Безнең заманда төрле гаиләләр бар. Әти-әнисе татар булып та, русча сөйләшүче балалар күп. Безнең беренче һәм иң зур максат - балаларда телгә мәхәббәт уяту. Без беләбез: урамнардан машиналарга утырып рус җырлары кычкырталар, ә үз туган телләреннән оялган балалар, яшьләр белән нишләргә?» Татар һәм башкорт җырларын яңа дәрәҗәгә күтәрергә кирәк, дип белдерә Радик. "Синең җырларыңны тыңлый башлагач, баламда татар теленә кызыксынуы уянды, дип кайбер әти-әни миңа рәхмәт белдерә.»
Бу исемлеккә Tatarka рэп-җырчысын да кертелгән. Аның «Мин алтын матур чәчәк» клибы YouTube каналында миллионлаган караулар җыйды һәм зур бәхәс уятты. Бүгенге көнгә ул клипны 26 миллтоннан артын кеше караган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев