Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Элвин Грей "Татар-информ" түбәсендә клип төшерде

    Автор: Рәмис ЛАТЫЙПОВ Фото: Рамил ГАЛИ Элвин Грей - Радик Юльякшин "Роза" җырына клип төшерүгә "Татар-информ" агентлыгының да өлеше керде. Җырчы бу клипның бер өлешен мәгълүмат агентлыгы урнашкан бинасы - Декабристлар урамы, 2нче йортның түбәсендә төшерде. Клипны төшерү мизгелләре һәм ни өчен аның нәкъ менә "Татар-информ" түбәсендә төшерелүе турында Радик...

    Автор: Рәмис ЛАТЫЙПОВ
    Фото: Рамил ГАЛИ
    Элвин Грей - Радик Юльякшин "Роза" җырына клип төшерүгә "Татар-информ" агентлыгының да өлеше керде. Җырчы бу клипның бер өлешен мәгълүмат агентлыгы урнашкан бинасы - Декабристлар урамы, 2нче йортның түбәсендә төшерде. Клипны төшерү мизгелләре һәм ни өчен аның нәкъ менә "Татар-информ" түбәсендә төшерелүе турында Радик укучыларга да сөйләде.


    - Радик бу клибыгыз ничек дип атала һәм ни өчен аны түбәдә төшерергә булдыгыз?

    - Бу клип "Роза" җырына. Аз гына буш вакыт табылды да, мин әйтәм, "Әйдәгез, җыр язмагач, ичмасам, клип төшерик", дим. Мәскәүдән егетләрне - операторларны чакырып клип төшерергә булдык.

    Һәм ни өчен "Татмедиа" түбәсе - Казанның матурылыгын күрсәтергә иде. ЗАГС түбәсендә дә төшердек, ә бу кадр бөтен Казанны күрсәтә. Матур-матур кадрлар төшерергә булдык, шуңа күрә сезгә кунакка да килеп чыктык.



    - Моңсу җырмы әллә, ни өчен болытлы көнне төшерәсез?

    - Без кояшлы көн көткән идек, кояш булмагач, аптырап тормадык. Бу җырның темасы моңсурак, шуңа күрә мондый һава торышы бик килешеп тора. Кыш булса да ярый, яңгыр булса да ярый.

    - Уңышлы килеп чыкты дип саныйсызмы?

    - Анысын инде халык әйтер. Без бөтен эшкә дә бөтен көчебезне, күңелебезне, йөрәгебезне салабыз бит. Шуңа да безнең өчен ул гел уңышлы һәм, Алла бирсә, халык әйтер, ничек уңышлы килеп чыктымы.

    - Бу клипны кайчан күрәбез?

    - Бер-ике атнадан.















    http://intertat.ru

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: