Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Elvin Greyның апасы Регина Юльякшина: «11 яшеннән бирле Радик гаиләбезнең башлыгы»

Инстаграм челтәрендәге постлардан аңлашылганча, хәзер Радик Юльякшинның төркемендә аның апасы да эшли. Регина белән элемтәгә чыгып, аның нәрсә белән шөгыльләнгәнен белдек. Юльякшиннарның барысыннан да интервью алган булды - Радикның үзеннән дә, әнисеннән дә. Шуны әйтәсе килә: алар барысы да ихласлар һәм алар белән аралашуы шундый рәхәт! - Регина, хәлләрегез ничек?...

Инстаграм челтәрендәге постлардан аңлашылганча, хәзер Радик Юльякшинның төркемендә аның апасы да эшли. Регина белән элемтәгә чыгып, аның нәрсә белән шөгыльләнгәнен белдек.

Юльякшиннарның барысыннан да интервью алган булды - Радикның үзеннән дә, әнисеннән дә. Шуны әйтәсе килә: алар барысы да ихласлар һәм алар белән аралашуы шундый рәхәт!



- Регина, хәлләрегез ничек?
- Яхшы. Петербургтан киттем. Анда күп еллар банкта эшләгән идем. Көннәрем бик соры иде: өй - эш, өй - эш... Ә хәзер мин энем белән Россия шәһәрләре буенча сәяхәттә - гастрольләрдә йөрим. Моңа кадәр аның белән әни йөргән иде, хәзер аны ял иттерәсебез килә. Әни өстенә йөкләтелгән барлык җаваплыкны үз өстемә алып, эшкә тотындым. Әниебез бүгенге көндә ахирәтләре белән Төркиядә ял итә.

- Димәк, сез дә Радикның костюмнары өчен җаваплы?
- Әйе, аларны тәртиптә тоту - төп бурычым. Радик сәхнәдә чиста һәм пөхтә булсын - мин шуның өчен җавап бирәм. Киләчәктә Elvin Grey лейблы төшкән киемнәр сатуга чыгачак. Аларны сатуны да мин үз өстемә алачакмын.



- Хәзер эш хакыгыз күпме булачак? Банкта алганга карата күбрәкме?
- Моңа кадәр аена 40-50 мең сум алып эшләдем. Акчаның күп өлеше фатир өчен түләүгә китә иде. Хәзер дә шундый ук эш хакы алган очракта да, яшәү өчен түлисе түгел. Без йә гастрольдә, йә Казандагы йортта. Әлеге эш хакымның күләме үземнән генә тора. Тырышып эшләргә дә эшләргә!



- Хәтер хазинәгездә балачакның нинди истәлекләре саклана? Радик белән булган берәр хәлне сөйләгез әле.
- Энем "Моң" студиясенә эшкә урнашкан иде генә. Беркөнне эштән ашыга-ашыга кайтты да: "Хәзер минем җырны "Юлдаш" радиосында кабызачаклар", - диде. Радионы кабыздык, көтеп утырдык. Җырын куйдылар. Шул вакыт тәүге тапкыр радиодан аның җыры яңгырады. Радик үзе сөенә, ә без аның өчен! Шул елларны сагынып искә алам.

Әлбәттә, безнең өчен Радик - горурлык. Бүгенге популярлыгына, халык мәхәббәтенә ул үз тырышлыгы белән килде. Радикны күптән белгәннәр минем белән килешер.



Энем белән бергә эшләгәч, күңелем тыныч. Моңа кадәр, төнлә борчылып уянып, аңа шалтырата идем. Әлбәттә, ул миңа һәрвакыт: "Хәлләр яхшы", - дип җавап бирә. Хәзер генә мин аның ничек арыганын, кайвакыт авырганын да күрәм. Әтиебез үлгәч, 11 яшеннән бирле Радик гаиләбезнең башлыгы, ул һәрвакыт безгә ярдәм итте. Ә хәзер минем аңа ярдәм итәр вакытым җитте. Аллага тапшырып, зур эшне башладым. Хәерлегә булсын!


Зоя СОЛОШИНА

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев